news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Объясняем.рф»: Читтән торып укучы студентлар өлешчә мобилизациягә эләгә ала

Россиядә өлешчә мобилизация көндезге бүлекләрдә укучы студентларга кагылмаячак. Әмма читтән торып укучылар мобилизация комиссиясе карары буенча чакырылырга мөмкин, диелә «Объясняем.рф» порталында.

«Көндезге бүлектә укучы студентларны мобилизацияләү буенча чакыру планлаштырылмый. Читтән торып укучы студентлар мобилизациягә чакырылыш комиссиясе карары буенча җәлеп ителергә мөмкин», – диелә «Сорау-җавап» рубрикасында.

Порталда билгеләп үтелгәнчә, гражданин үзенең мобилизациягә туры килү яки килмәвен мөстәкыйль рәвештә белә ала. Моның өчен фактик яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100