news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» Гаилә үзәге янында гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе уза

Бүген Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янында гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе уза. Оештыручылар бер мәйданчыкта 8 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысын җыярга өметләнә. Кичәнең хедлайнеры - «Моя Мишель» төркеме.

Концерт программасын Kamiluna ачып җибәрде. Музыкаль йолдызлар парадын Игнат Изотов, redless, Ванфи, Beku, «Дышать» һәм «Дожди июля» төркемнәре, Йоло, шулай ук DJ Сөләйман дәвам итәчәк.

Бәйрәм кунаклары өчен интерактив мәйданчыклар һәм тиз туклану нокталары эшләячәк.

Элегрәк чыгарылыш кичәсен үткәрү вакытында шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәге турында хәбәр ителгән иде. 24 июньдә төн уртасыннан 26 июньдә төш вакытына кадәр Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәрге участогы, шулай ук Бондаренко урамының Солдат урамыннан Сибгат Хәким урамыннан кадәрге участогы ике юнәлештә дә ябык булачак.

Чыгарылыш кичәсе Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot