Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан кулланучылар кооперативларының әйләнеше бер елда 27 миллиард сумга җиткән
Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының әйләнеше узган елда 27 миллиард сумга җиткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймәрданов ТР Кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында шул хакта хәбәр итте.
«Безнең эшчәнлекнең гомуми күләме биш ел эчендә 1,6 тапкырга артты. Ел саен Россия төбәк берлекләре арасында Татарстан кулланучылар берлеге эшчәнлекнең барлык төрләре буенча алдынгы позицияне били. Татарстанның Россия кулланучылар кооперациясен үстерүгә керткән өлеше бик зур: гомумроссия күләмендәге өлеше – 12 процентка, Идел буе федераль округында 27 процентка җитә», - диде ул.
Шәймәрданов сүзләренчә, узган ел кулланучылар кооперативларына ярдәм итү өчен төбәк бюджетыннан 300 миллион сум бүлеп бирелгән. Быел дәүләт ярдәме шул ук дәрәҗәдә сакланган.
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре 2,2 меңнән артык авыл торак пунктын үз продукциясе белән тәэмин итә. Җитештерелгән продукциянең 50 процентка якыны сәүдә челтәрләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә җибәрелә, дип искәртте Шәймәрданов.
«Соңгы биш елда гына да кулланучылар кооперациясе объектларын яңарту өчен капитал салуларның гомуми күләме 5,3 миллиард сумнан артып китте. Узган елда ул 1,2 миллиард сум тәшкил итте», - дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз