Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Оборонпром” генераль директоры киңәшчесе КВЗ генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде
“Оборонпром” генераль директоры киңәшчесе КВЗ генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Виталий Васюткин “Казан вертолет заводы” генераль директорының маркетинг һәм сату эшләре буенча урынбасары итеп билгеләнде. Элек В.Васюткин “Оборонпром” ОПК” ААҖ генераль директоры киңәшчесе вазифасын үтәде, дип хәбәр иттеләр ОПК матбугат хезмәтендә.
Виталий Васюткин 1952 елда туган, “инженер-механик” белгечлеге буенча КАИны һәм Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институты каршындагы “чит ил вәкиллеге җитәкчесе” белгечлеге буенча команда-җитәкче кадрларны яңадан хәзерләү факультетын тәмамлаган. “Аэрофлот” системасында эшләгән, Һиндстан һәм Грециядә “Аэрофлот” вәкиллекләре белән җитәкчелек иткән. 2006 елның июненнән – “Оборонпром” ОПК” ААҖ генераль директоры киңәшчесе.
“Оборонпром” ОПК” ААҖ – күп профильле сәнәгать-инвестиция төркеме. Аның акционерлары - Росимущество (51 процент), "Рособоронэкспорт" ФДУП (31,13 процент), Татарстан Республикасы (15,07 процент) һәм "Роствертол" ААҖ (2,79 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз