news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оборона министры урынбасары Яшел Үзән заводы корабын дөньядагы иң яхшылардан берсе диде

Бүгенге көндә предприятиегә 2021 елга кадәр диярлек эш йөкләнгән.

(Яшел Үзән, 12 июль, “Татар-информ”). Россия оборона министры урынбасары Алексей Криворучко Яшел Үзән заводы корабын дөньядагы иң яхшылардан берсе дип атады.

Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында “Ставрополь” исемле корабка нигез салынды. Ул 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән уникенчесе булды. 

“Әлеге кораб соңгысы. Моннан тыш тагын 22800 проекты бар. Яшел Үзән заводы белән контракт бар. Әлеге кораблар төзелә. Хәзер без алга таба предприятиене эш белән тәэмин итү турында фикер алышабыз. Планнар бар, без алар турында фикерләшәбез һәм сезгә җиткерербез. Бүгенге көндә предприятиегә 2021 елга кадәр диярлек эш йөкләнгән”, - диде Криворучко.

Кораб Хәрби-диңгез флотына 2022 елда тапшырылачак.

Россия Оборона министрлыгын завод эше канәгатьләндерәме, дигән сорауга, Алексей Криворучко раслап ныклы җавап бирде. “Предприятиенең даими рәвештә төп фондларын яңартып торуы күренә, яңа җиһазлар барлыкка килә, цехлар төзекләндерелә. Шунлыктан техник әзерлек ягыннан предприятие безне тулысынча канәгатьләндерә”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге кораб проекты урында тормаган, үсеш алган. “Бу бәясе-сыйфаты ягыннан бик уңышлы кораб, дөньядагы иң яхшылардан берсе”, — дип өстәде Россия оборона министры урынбасары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot