news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы Әгерҗе хәрбие Сергей Гугало батырлыгы турында хәбәр итте

Саклану министрлыгы Әгерҗе хәрбие Сергей Гугало батырлыгы турында хәбәр итте

Россия Саклану министрлыгында Татарстанның Әгерҗе районыннан Сергей Гугалоның батырлыгы турында сөйләделәр. Аның турында мәгълүмат ведомство сайтында барлыкка килде.

Ефрейтор Сергей Гугало хезмәт иткән батальон-тактик төркем торак пунктларның берсе янында каты көрәш алып барган. Анда Украина боевикларының танк ротасы пехота белән бергә оборона тоткан.

Сергей Гугало наводчик-оператор булган танк экипажы флангтан дошманның танк ротасына керә һәм кинәт һөҗүм итә. Дошман һөҗүмгә каршы торырга омтылган. Әмма, ефрейтор тиз арада ориентлашып, тагын ныклы өч һөҗүм ясый.

Нәтиҗәдә, дошман танкы, пехотаның бер өлеше юкка чыгарыла, шуннан соң Россия хәрбиләре һөҗүмне дәвам итә.

«Сергей төгәл ут һөҗүме белән дошманның тагын бер БМПсын һәм пехотаның әзерләнгән позицияләрен бетерде. Шулай ук һөҗүм вакытында Сергей Гугало кимендә 20 боевикны юк итте. Куелган бурычны ефрейтор Сергей Гугалоның батырлыгы һәм профессионаллыгы нәтиҗәсендә үти алдык һәм торак пунктны азат иттек», - дип билгеләп үттеләр РФ Саклану министрлыгы матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100