news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оборона министрлыгы Сириядә Ан-26 самолеты һәлакәтенең мөмкин булган сәбәбен атады

Самолет һәлакәтендә 32 кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Оборона министрлыгы Сириядә Ан-26 самолеты һәлакәтенең мөмкин булган сәбәбен атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, фаҗига сәбәпчесе булып, техник төзексезлек торырга мөмкин. Самолетка атмаганлыклары билгеләп үтелгән.

Россия Оборона министрлыгы комиссиясе әлеге хәл килеп чыгуның барлык сәбәпләрен ачыкларга ниятли.

Алдан “Татар-информ” Сириядә “Хмеймим” аэродромына төшәргә кергәндә Россия Ан-26 транспорт самолеты һәлакәткә юлыгуы һәм 32 кеше һәлак булуы хакында хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot