Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ураза гаетендә Биектау районы Айбаш авылында яңартылган мәчет ачыла
Иртәгә, 20 мартта, Ураза гаетендә Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында реставрациядән соң XX гасыр башында төзелгән уникаль агач мәчет - төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты ачыла. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең фәнни-проект документлары «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында әзерләнгән. Реставрация эшләре хәйриячеләр хисабына башкарылган. Янәшәдәге территориядә төзекләндерү эшләре алып барылган, тәһарәтханә төзелгән. Бинаның эчендә уңайлы шартлар тудырылган, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте
«Бу – күптән көтелгән вакыйга. Бүген шуны ышанып әйтә алабыз: мәчет яңадан кешеләргә хезмәт итәчәк. Бу – реставраторлар, төзүчеләр, руханилар, авыл халкы, хәйриячеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе. Яңартылган мәчеткә рәхим итегез!» - дип белдерде ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин. «Проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисенә аерым рәхмәтемне җиткерәм», – дип өстәде ул.
XX гасыр башында нарат бүрәнәләрдән салынган мәчет шул чордагы татар авыл архитектурасының уникаль үрнәге булып тора.
Мәчетнең тантаналы ачылышын туры эфирда күрергә мөмкин. Трансляция 20 мартта, иртәнге 7дә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз