Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Татарстанның тулай төбәк продукты күләме 5,73 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана
2025 елда тулай төбәк продукты күләме 5 730,0 миллиард сум тәшкил иткән. ТР Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Икътисад министрлыгының Казанда узган йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 102,9 процентлы үсеш темпы белән 5,73 триллион сумнан артып китте», – дип хәбәр итте министр.
Татарстан икътисады үсешенә эшкәртү производстволары, барыннан да нефть химиясе һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре төп өлеш кертте. Махсус икътисади зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының республиканың сәнәгый җитештерү күләменә керткән өлеше 20 проценттан артып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз