Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме 1,66 триллион сумга җиткән
ТР Икътисад министрлыгы бәяләвенчә, Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме 1,655 триллион сум тәшкил иткән. ТР Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Икътисад министрлыгының Казанда узган йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Бүген, барыннан да элек, бәясе, сроклары, инженерлык инфраструктурасына тоташу процедуралары саны, җир кишәрлекләре алу һәм хезмәт ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге буенча системалы киртәләр саклана», – дип искәртте министр.
Инвестицияләрнең алга таба да сыйфатлы үсеше хакимиятнең барлык дәрәҗәләреннән һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан инвестицион климатны яхшырту буенча системалы эшне дәвам итүне таләп итә, дип белдерде Шаһиәхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз