news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татарстанда төп капиталга шәхси инвестицияләр күләме 1,5 трлн сумга якынлашкан

2025 елда Татарстан Республикасында төп капиталга шәхси инвестицияләр күләме 1,485 триллион сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, финанс кертемнәренең төп өлеше эшкәртү сәнәгате өлкәсенә туры килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада чит илләр катнашында компанияләр ачылуын дәвам итә, муниципаль районнарда проектлар актив үсеш ала һәм яңа инвестицион тәкъдимнәр әзерләнә.

«Бер ел элек без 1 триллион чиген уздык, ә быел 1,5 триллион сумга якынлаштык», - дип сүзен төгәлләде ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot