news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түләнгән НДФЛның бер өлешен ата-аналарның икесе дә бер үк вакытта кире кайтара алачак

Түләнгән НДФЛның бер өлешен ата-аналарның икесе дә бер үк вакытта кире кайтара алачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ата-аналарның икесе дә, аерым яшәүләренә дә карамастан, яңа салым түләвен бер үк вакытта ала алачак. Социология фәннәре кандидаты, Президент академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институтының тормыш дәрәҗәсен тикшерү һәм социаль яклау лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Елена Цацура ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.

Сүз ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы турында бара. Җан башына уртача кереме 1,5 төбәк яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә түләү алырга хокуклы. Алар моннан алдагы ел өчен физик затлар кеременә түләнгән 13 процент салымның 7 процентын кире кайтара алачак.

Елена Цацура сүзләренчә, Социаль фонд гаилә түләвенә гаризаларны 2026 елның 1 июненнән кабул итә башлый. Ул аңлатканча, ата-аналарның икесе дә, хәтта бергә яшәмәсәләр дә, түләүне бер үк вакытта рәсмиләштерә алачак.

Эксперт шулай ук ярдәмнең яңа чарасы салым чигерүләре (милек һәм социаль) белән параллель рәвештә гамәлдә булачагын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot