Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
О.Власов җиңел сәнәгать үсешенә багышланган Бөтенроссия киңәшмәшсендә катнашты
Киңәшмәдә төп доклад 2020 елга кадәр чорга Россиядә җиңел сәнәгатьне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруда инновацияләрнең үзәк роленә б
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә, текстиль һәм җиңел сәнәгать товарлары, җиһазларының “Текстильпром” дигән XXXIV федераль ярминкәсе уза. Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре биредә республиканың уртак экспозициясендә тәкъдим ителә. Алар- “Стиль”, “Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты”, “Кукмара тегү фабрикасы”, “Кукмара киез итек фабрикасы”, “Мелита”, “Адонис”, “Алсу”, “Бамбл-Би” җәмгыятьләре.
Күргәзмә кысаларында “Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгатенең инновацияле үсеше- тармакта көндәшлекне күтәрүдә хәлиткеч фактор” дигән Бөтенроссия киңәшмәшсе узды, аның эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Власов катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Киңәшмәдә төп доклад 2020 елга кадәр чорга Россиядә җиңел сәнәгатьне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруда инновацияләрнең үзәк роленә багышланган. Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге вәкилләре текстиль һәм җиңел сәнәгатьне модернизацияләүне тизләтүдә бизнесның инвестицион активлыгын арттыру мәсьәләсен күтәреп чыккан.
“Текстильлегпром” бүгене үзенең эшен тәмамлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз