news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Югары Ослан районы турында мультсериал төшерәчәкләр

Татарстанның Югары Ослан районы турында мультсериал төшерәчәкләр
Фото: ТР Югары Ослан районы матбугат хезмәте

«Татармультфильм» һәм Югары Ослан районы уртак проектлар гамәлгә ашырырга ниятли. Студия директоры Азат Ганиев район башлыгы Евгений Варакин белән очрашты. Сөйләшүләр барышында яклар төбәкнең тарихын, традицияләрен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән идеяләр турында фикер алышты.

Очрашуда Югары Ослан районы турында мультсериал төшерү идеясенә аерым игътибар бирелде. Анимация проекты мөһим вакыйгалар һәм территориянең бай үткәне турында сөйләргә, яшьләрнең игътибарын җирле мәдәниятнең һәм гореф-гадәтләрнең уникальлегенә җәлеп итәргә тиеш.

Моннан тыш, башлангыч мәктәп укучылары өчен китап чыгару төп пунктларның берсе булды, ул балаларга кече Ватан тарихы белән тирәнрәк танышырга һәм мәдәни мираска карата кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк.

Азат Ганиев район мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләкләр — Татарстан Республикасы тарихы турында китаплар, шул исәптән Каюм Насыйриның «Тәрбия китабы» басмасын алып килгән иде. Бу материаллар белем бирү программаларының мөһим өлешенә әвереләчәк һәм балаларга республиканың мәдәни мирасын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар тарихи хәтерне ныгытуга һәм туган якка карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән проектлар булдыру юнәлешендә бергәләп эшләргә килеште.

Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot