news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

О.Степущенко: Сим-карта булмаса яки акчасы бетсә дә, 112 номерына шалтыратырга мөмкин

112-системасы операторыннан җавап көтү вакыты 2014 елда 20 секунд булса, 2016 елда 6-7 секундка кадәр кимегән.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә 112-системасында 16-17 оператордан торган дежур смена тәүлек дәвамында уртача 5500ләп шалтырату кабул итә. Татарстанда әлеге система 2009 елдан гамәлдә. Шул вакыттан алып, 2016 елга кадәр 112 номеры буенча 8,9 миллионнан артык шалтырату кабул ителгән, алар нигезендә ашыгыч оператив хезмәтләргә һәлакәтләр турында 3,3 миллионнан артык хәбәр юлланган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко сөйләде.

Спикер хәзерге вакытта 01, 02, 03 һәм 04 номерларына шалтырата алуның бик икеле булуын, заманча цифрлы АТСларның өч урынлы санга юнәлеш тотуын билгеләп узды. Шуңа күрә, 112 номерына шалтырату иң җайлысы булып чыга. Шалтыратулар Казан һәм Чаллы үзәкләрендә эшкәртелә.

Система теләсә-нинди гадәттән тыш хәл буенча хәбәрне кабул итә, аннары мөрәҗәгатьнең эчтәлегенә карап, төрле хезмәтләр белән тоташтыра. Стационар һәм кәрәзле телефоннардан “112” хезмәтенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга була. Олег Степущенко әйтүенчә, сим-картада акча беткән булса да, яки сим-карта бөтенләй булмаса да, сигнал начар тоткан урыннарда да 112 номерына чыгарга мөмкин. 112 хезмәтенең тагын бер өстенлеге шунда: оператив хезмәтләр ашыгыч булмаган, гадәттән тыш хәлләргә кагылышы булмаган шалтыратулардан азат. 112 номерына шалтыратмаган очракта да, Олег Степущенко кешенең 101, 102, 103, 104 номерларына шалтырата алуын әйтте.

Министр урынбасары сүзләренчә, 112 системасы операторыннан җавап көтү вакыты 2014 елда 20 секунд булса, 2016 елда 6-7 секундка кадәр кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100