Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Батыр»да Пилотсыз система гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү турында белергә була
РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр «Батыр» үзәгендә Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең бөтен нечкәлекләре турында белә ала. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде.
«»Батыр» үзәгендә пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү турында барлык имеш-мимешләргә нокта куярга мөмкин. Белгечләр хәрби хезмәт, шулай ук ташламалар һәм түләүләр турында сөйләячәкләр. Махсус контракт буенча төгәл бер ел хезмәт итәргә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алырга, үз осталыгың белән Ватанга файда китерергә мөмкин», - дип белдерде Егор Горячев.
Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды, бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәрләрдә хезмәт итүче хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз