news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Халык инспекторы»на инвалидлар урынына машина кую турында 47 мең тапкыр хәбәр иткәннәр

«Халык инспекторы» системасы эшли башлаганнан бирле Татарстанда яшәүчеләр транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдырган машина йөртүчеләр турында 47 мең тапкыр хәбәр иткән. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татарстанлылар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокукларын яклау өчен «Халык инспекторы» кушымтасын актив куллана. «Инвалидлар өчен парковка» категориясе буенча гына да кулланучылар 47 меңнән артык гариза юллаган. Инвалид коляскасындагы кеше өчен якын-тирәдә машина кую урыны булу – тормыш таләбе. Кулланучылар чынлыкта шундый гражданнарның цифрлы яклаучыларына әверелде», – дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак.

Ул билгеләп үткәнчә, тротуарда калдырылган автомобиль сәламәт кеше өчен бары тик киртә генә. Инвалидлар яки коляска тартып баручы әниләр исә машиналар йөри торган юлга чыгарга мәҗбүр була, ә бу аларның тормышына куркыныч тудыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot