news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
О.Морозовны “Универсиада–2013” фракцияара депутатлар берләшмәсенең рәисе итеп сайладылар
Олег Морозов Дәүләт Думасының “Универсиада–2013” фракцияара депутатлар берләшмәсе рәисе итеп сайланды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 июнь, “Татар–информ”). Бүген Дәүләт Думасында фракцияара депутатлар берләшмәсенең 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча гомуми җыелышы булды.
Берләшмә составына Дәүләт Думасыннан – 32 депутат, шул исәптән “Бердәм Россия” фракциясеннән – 20, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Россия” фракцияләреннән дүртәр депутат керде.
Җыелышта катнашучылар “Универсиада–2013” фракцияара депутатлар берләшмәсенең нигезләмәсе хакында фикер алышты һәм аны кабул итте. Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов бертавыштан Универсиада–2013” фракцияара депутатлар берләшмәсенең рәисе итеп сайланды, дип хәбәр итте “Татар–информ” агентлыгына аның матбугат секретаре. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Светлана Журова – берләшмәнең урынбасары, Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов җаваплы секретаре итеп сайланды.
Шулай ук “Универсиада–2013” фракцияара депутатлар берләшмәсенең Советы да расланды, аның составына 11 кеше керде.
Җыелышта Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев катнашты һәм чыгыш ясады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot