news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

О.Морозов:”Яңа Президент сәләтен эшкә җигеп ТРны үстерү өчен алга барачагына ышанабыз"

Башкача була да алмый, чөнки ул Татарстаннан, - ди вице-спикер

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Мин РФ Дәүләт Думасында Татарстанны 16 елдан бирле тәкъдим итәм. Шул еллардан бирле Татарстаннан булуым белән горурланудан туктамыйм”. Бүген ТР Президентының вазифага керешү тантанасында ясаган чыгышын РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов әнә шул сүзләрдән башлады.

Дума рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов Татарстандагы икътисади казанышларга, татулык үрнәге моделенә, ил күләмендә яңалыкны керткәндә һәрвакыт тәҗрибә мәйданы булуына игътибарны юнәлтте. “Спортны үстерү, спорт өлкәсендәге казанышлар буенча да республикага тиңнәр юк. Соңгы айларда Татарстан тагын бер горурлык үзәгенә әйләнде. Минтимер Шәймиев республикада югары хакимиятне цивилизацияле юл белән варисына тапшырып, ил өчен үрнәк күрсәтте”, - дип ассызыклады ул. Олег Морозов Минтимер Шәймиевкә тирән рәхмәт сүзләрен җиткереп, яңа Президентка уңышлар теләде. “Без Сезнең бу югары вазифада талантыгызны эшкә җигеп республиканы үстерү өчен алга барачагыгызга ышанабыз. Башкача була да алмый, чөнки Сез Татарстаннан”,- дип йомгаклады вице-спикер сүзен.

news_right_1
news_right_2
news_bot