news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

О.Морозов: “Сайлаучы узган елларда нәрсә эшләгәнен исбатлый алган кешегә генә ышана”

Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары журналистларның 11 октябрьдә узачак төбәк сайлаулары белән бәйле сорауларына җавап бирде

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Югары Советы бюросы әгъзасы Олег Морозов журналистларның 11 октябрьдә узачак төбәк сайлаулары белән бәйле сорауларына җавап бирде.
“Барлык сайлау кампанияләре вакытында безнең партиягә оппонентлар һәм тарафдарлар да игътибарлы карый. Социологик сорашуларга караганда, “Бердәм Россия” ил өчен гадәти булган нәтиҗәгә өметләнә ала. Бу һәр сайлау кампаниясендә 50 проценттан артык тавыш җыю дигән сүз, без үз алдыбызга шундый бурыч куябыз”, - дип белдерде Олег Морозов.
Аның сүзләренчә, партия Россия Федерациясе җирле үзидарәсенең барлык вәкиллекле органнарында һәм субъектларның закон чыгару җыеннарында күпчелек тавыш җыярга өметләнә.
Безнең партия вәкилләре ил буенча күп йөрделәр, сайлау кампаниясе вакытында халык белән очраштылар. Сайлаучы узган елларда нәрсә эшләгәнен исбатлый алган кешегә генә ышана”, - диде Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары.
Ул шулай ук федерация субъектлары хакимиятләренең закон чыгару органнарында һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында “бердәмроссиялеләр” күпчелекне тәшкил итә. “Алар сайлаучылар алдында башкарган эшләре - төзелгән юллар, күперләр, спорт корылмалары һәм мәктәпләре белән хисап тота”, - диде Олег Морозов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100