news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

О.Голодец бер елда туучы балалар саны 1,9 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлый

Иң нәтиҗәле чара булып, беренче бала яшь ярымга җиткәнче айлык пособие түләү. Аның уртача күләме киләсе елда 10500 сум булачак, дип җиткергән ул.

О.Голодец бер елда туучы балалар саны 1,9 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлый
Султан Исхаков

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән демографик чаралар илдә туган балалар санын елына 1,9 миллионга кадәр җиткерү мөмкинлеге бирәчәк, дип белдергән вице-премьер Ольга Голодец. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

“Без әлеге чаралар комплексының дөньяга килгән сабыйлар санын алдан планлаштырылган дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм итәчәгенә ышанабыз. Бу бала туу суммар коэффициенты - 2, - дигән ул.- Соңгы өч елда күзаллаганча, илдә елына 1,9 миллионга кадәр бала туу дәрәҗәсенә чыгачакбыз. Иң нәтиҗәле чара булып, беренче бала яшь ярымга җиткәнче айлык акча түләү. Аның уртача күләме киләсе елда 10500 сум булачак. Хөкүмәтнең якынча исәпләве буенча, әлеге пособие буенча 339 мең гаилә мөрәҗәгать итәчәк”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100