news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нюша һәм Екатерина Скулкина дөнья чемпионатына үткәрелгән жирәбәдә Казанны тәкъдим итте

Дөнья чемпионатының финал матчларына жирәбә үткәрү медиаүзәгендә мундиальне оештыручы шәһәрләр тәкъдим ителде.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Мәскәүнең футбол буенча дөнья чемпионаты финал матчларына жирәбә үткәрү медиаүзәгендә мундиальне оештыручы шәһәрләр тәкъдим ителде. Казанны дөнья чемпионатында шәһәр илчеләре Нюша һәм Екатерина Скулкина, шулай ук Татарстан башкаласыннан FIFA ның суперҗанатары Сергей Серов тәкъдим итте.

Нюша әйтүенчә, Казанны дөнья чемпионатына әзерләү эшләре яхшы темплар белән бара. «Әлеге чемпионат тарихта иң яхшысы һәм истә кала торганы булачак», - дип искәртте җырчы.

2018 елгы дөнья чемпионатының финал матчларына жирәбә 1 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда уза. Тантанада ассистентлар сыйфатында Лоран Блан, Гордон Бэнкс, Никита Симонян, Диего Марадона, Кафу, Фабио Каннаваро, Карлес Пуйоль һәм Диего Форлан катнаша. Дөнья Кубогын Мирослав Клозе тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100