news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ньюкаслда мәчеткә баручы кешеләр өстенә автомобиль менгән

Беренчел мәгълүматларга караганда, тәгәрмәч астына мәчеткә бәйрәм намазына баручы гаиләләр эләккән.

(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Бөекбританиянең Ньюкасл колледжы бинасы янында автомобиль кешеләр төркемен бәрдергән. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә дип яза, "Российская газета".

Беренчел мәгълүматларга караганда, тәгәрмәч астына мәчеткә бәйрәм намазына баручы гаиләләр эләккән. Кайбер фаразларга карганда алар арасында балалар булуы мөмкин. Әлегә зыян күргән һәм үлгән кешеләр турында мәгълүмат җиткерелми.

Вакыйга урынында тикшерү эшләре бара, әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot