news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нью-Йоркта узачак "Үзгәреш җиле" 15,3 миллион сумга төшәчәк

Казанда фестивальне ноябрь аенда уздырырга планлаштыралар.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 2020 елда Нью-Йоркта уздырачак "Үзгәреш җиле" фестивале 15,3 миллион сумга төшәчәк. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә. 
 
Чара Нью-Йоркның "Карнеги-холл" концерт залында узачак. Сатып алулар документлары буенча, "Үзгәреш җиле" февраль аенда үтәчәк. Анда Айдар Сөләйманов, Зәринә Вильданова, Алинә Шәрипҗанова һ.б артистлар катнашуы көтелә.
 
Казанда исә фестивальне ноябрь аенда уздырырга планлаштыралар. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot