news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нью-Йоркта Американың иң зур Сабан туена әзерләнәләр
Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашуы көтелә.
Скопировать ссылку
Нью-Йорк татарлары оешмасы
(Казан, 11 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 16 июнь көнне Нью-Йорк татарлары Американың иң зур Сабан туйларының берсен үткәрергә әзерләнә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына АКШтагы милли бәйрәмнәрнең даими алып баручысы Ильмир Әхмәтҗанов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бәйрәмгә 300-350ләп кеше җыелуы көтелә.
"Сабан туйда төрле уеннар, җыр-бию булачак. Бәйрәмгә Нью-Йорктан гына түгел, күрше штатлардан да кунаклар киләчәк", - диде ул.
Бәйрәм Нью-Йорк шәһәренең "Америка татар оешмасы" тарафыннан оештырыла.
- Сабан туйлары Америка Штатларында 1980-1990 еллардан ук үткәрелә.
"Бәйрәмгә татарлар һәм руслар гына түгел, казахлар да, кыргызлар да, үзбәкләр дә, америкалылар да, кырым татарлары да, поляк татарлары да киләчәк. Балалар күбрәк татар йолаларын, җырларын белсен өчен, аларга уеннар оештырылачак", - дип белдерде Ильмир Әхмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2