news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нью-Йорк университеты галиме Казахстандагы Татар сәнгать мәктәбен изге урынга саный

Сәмәйдәге Татар сәнгать мәктәбендә алган белемнәр миңа музыкант һәм җырчы буларак юл ачты, ди Диаз Мөсәллимов.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Казахстанның Сәмәй шәһәрендә туып-үсеп, бүген Нью-Йорк университетында вокал профессоры дәрәҗәсенә ирешкән Диаз Мөсәлимов Сәмәйдәге Татар сәнгать мәктәбен изге урынга санавын әйтте. Бу хакта ул Астанада “Казинформ” хәбәрчесенә сөйләгән.

“Мин, Казахстанга кайткан саен, беренче эш итеп, чын һәм күчерелмә мәгънәсендә, Сәмәйгә очам һәм вакытымның күп өлешен анда уздырам. Бары тик соңгы тапкыр Казахстан халыклары Ассамблеясе белән бәйле эш визитында – беренче тапкыр үземнең кече ватаныма кайта алмадым. Сәмәйдә мин беренче эш итеп мәктәбемә һәм укытучыларыма рәхмәт сүзләре җиткерәм. Иң җылы һәм дулкынландыргыч хисләрем бәйләнгән Татар сәнгать мәктәбенә бармый калганым юк. Мин монда музыкаль белем башлангычлары алдым. Үземнең алыштыргысыз укытучым Габделхак Ахунҗанов янына керәм. Минем өчен Татар сәнгать мәктәбе – изге урын. Чөнки анда алган белемнәр миңа музыкант һәм җырчы буларак юл ачты”, – дигән Диаз Мөсәллимов.

Белешмә: 1992 елның 20 октябрендә 1нче номерлы балалар музыка мәктәбе директоры урынбасары Габделхак Ахунҗанов инициативасы һәм Семипалат өлкәсе татар иҗтимагый үзәгенең шәһәр администрациясенә язган гаризасы нигезендә, Сәмәй шәһәрендә Татар балалар хоры музыка мәктәбе ачыла. Аның өчен 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбенең хор бүлеге нигез булып тора.

Баштарак мәктәп Балалар һәм яшьләр иҗаты Сараеның бер бүлмәсенә урнаша. 1995 елның августында гына Татар балалар хоры мәктәбе районның элеккеге үзәк бухгалтериясе бинасына күчә. Бүгенге көндә дә Татар сәнгать мәктәбе шул адрес буенча урнашкан.

Татар сәнгать мәктәбе дөнья музыкасы тормышына зур әһәмият бирә: профессиональ музыкант-башкаручылар, талантлы балаларга уникаль педагогик тәҗрибә бирү өчен база әзерли, алдынгы укытучыларны чит ил уку йортларына җибәрә. Татар сәнгать мәктәбе студентлары классик традицияләргә юнәлдерелгән, шул ук вакытта музыканың яңа тенденияләре белән баетылган профессиональ белем ала.

Сәмәйдәге Татар сәнгать мәктәбенең күренекле укучысы Диаз Мөсәллимов – Татар сәнгать мәктәбендә 4 яшеннән укый башлый. 5 яшендә Казанда узган халыкара музыка конкурсының Гран-при иясе булып таныла. Казахстан, Россия, Украина, Швеция, Италия һәм Европа, АКШның башка илләрендә узган күпсанлы конкурс һәм фестивальләр лауреаты.

2013 елда яхшы укыганы өчен АКШ Президенты грантына һәм Норфолк дәүләт унисерситеты грантына ия була.

2015 елда аны тизләтелгән метод белән алтын медальгә тәмамлый.

2016 елда, Нью-Йорк университетында укыган дәвердә, аңа вокал профессоры урынын тәкъдим итәләр. Ул бүгенге көнгә кадәр шунда эшли.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100