news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Әнвәруль-гашыйкин" китабы беренче тапкыр русчага тәрҗемәдә нәшер ителде

1917 елгы инкыйлабка кадәр ул татар имамнарының өстәл китабы булып торган, мәдрәсәләрдә әсбап буларак укытылган һәм оригинал телендә өйрәтелгән.

"Әнвәруль-гашыйкин" китабы беренче тапкыр русчага тәрҗемәдә нәшер ителде
dumrt.ru

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда Языҗиуглы Әхмәт Биджанның «Әнвәруль-гашыйкин» («Светоч любви») хезмәте рус телендә нәшер ителде. Ислам дөньясында танылган һәм популяр хезмәт беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

1917 елгы инкыйлабка кадәр ул татар имамнарының өстәл китабы булып торган, мәдрәсәләрдә әсбап буларак укытылган һәм оригинал телендә өйрәтелгән, чөнки иман, ислам һәм ихсан буенча нигезле хезмәт булып торган. Китапны яттан белгәннәр, буыннан буынга сөйләп тапшырганнар, әмма совет заманында бу гадәт туктатыла, диелә хәбәрдә.

Китапны Диния Нәзарәтенең татар дини мирасны саклау һәм тарату эшчәнлеге кысаларында "Хозур" нәшрият йорты чыгарган. Китапны әзерләүчеләр әлеге басма дин кардәшләребезнең шәхси китапханәләрендә түрдәге урынын табар дип өметләнә.

Китапны "Хозур" нәшрият йортының фирма кибетеннән сатып алып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100