Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әнвәр Нургалиевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Җырчы премияне тормыш иптәшенә багышлады.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «ТМТV» музыкаль премиясен тапшыру тантанасында Әнвәр Нургалиевка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.
Мактаулы исемне Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.
Әнвәр Нургалиев тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «21 еллык хезмәтемне бәяләгән өчен зур рәхмәт. Күпме кайгы булса да, соңыннан шатлык килә. Бу премияне тормыш иптәшемә багышлыйм», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз