Гыйбрәт өчен әйтәсем килә: үзенең методикасы булмаган укытучы — укытучы түгел. Галимнәребез гомуми методика тәкъдим итә. Бүген республикада йөз мең татар теле укытучысы укыта икән, йөз мең төрле методика — һәр укытучының шәхси методикасы булырга тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының күбесе шушы зарланудан узмады, чөнки үзләренең методикасы юк, алар чит методикаларны өйрәнергә теләми. Сингапурга барып кайталар да, барып кайтканнары турында әйтәләр. Алай булмый ул.
Миңа берничә ел Татарстан Мәгариф министрлыгында белем бирү идарәсе башлыгы булып эшләргә туры килде. Шул елларда милли хәрәкәт башланды, без Казанда 47 татар гимназиясен, республикада 56 төрек-татар лицеен ачтык. Район мәктәпләрендә күп очрашуларга йөрдем,
Педагогик сәләте булмаган дидактика, тәрбия тәртибен белмәгән укытучылар бу, теге дәреслек начар, дип зарлана иде. «Әйтегез әле, бу методиканың кай җире начар?» — дип сорый идем. Өзеп кенә әйтеп бирә алмыйлар. Әдәбиятны гына да дүрт төрле итеп чыгара башлаган идек. Альберт Яхин, Фоат Галимуллин һ.б.
Татар теле, әдәбияты дәресләрен бетерделәр, дип гауга куптардылар. Аны Мәскәү дә, Дәүләт Советы да кысрыкламады. Татар теле укытуның тамырын корытучы — татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
Россия һәм СССР министрлыкларында нигә татар телен укытасыз, нигә татар мәктәпләрен ачасыз, дигән сорауларны беркайчан да ишетмәдем. Ни өчен ата-аналар гауга чыгарды? Чөнки татар телен 11 ел укып, балалардан «а» да, «б» да булмады. Атнага 5-6 сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттык. 11 елга меңнәрчә сәгать чыга бит ул.
Балалар бернәрсә дә белмәгәч нигә без татар телен укытырга тиеш? Моның нигезендә татар теле укытучыларының үз методикалары булмау ята, — дигән фикерен белдерде галим.