news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнвәр Хуҗиәхмәтов: «Шаян Әлифба» проектын төрле методикага таянып эшләдек

Бу укытучылар өчен бик кирәкле ярдәмлек», — диде галим.

Әнвәр Хуҗиәхмәтов: «Шаян Әлифба» проектын төрле методикага таянып эшләдек
Солтан Исхаков

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов «Шаян ТВ» каналында күрсәтеләчәк «Шаян Әлифба» анимацион сериалын төрле галимнәрнең методикасына таянып әзерләгәннәр.

«Татар әлифбасының дәү әнисе һәм дәү әтисе — Вәгыйзовлар. Катнаш гаиләдән булган балаларга һәм рус балаларына әлифбаны өйрәнү буенча Ягъфәровлар методикасы тәкъдим ителә. Без берничә галимнең методикасына таяндык», — диде ул «Татар-информ» матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, «Шаян Әлифба»ның үз методикасы, танып белү үзенчәлекләре, гадилеге бар. «Аны тулысынча камил дип әйтеп булмый. Бу — сериалның беренче өлеше генә. Анимацион сериал эшне яраткан, эшнең рәтен белгән тәрбияче, укытучылар өчен бара», — диде галим.

Шулай ук ул проектның татар теленә мәхәббәт уяту өчен эшләнүен дә әйтте. «Бер генә фәнне укытканда да тәрбия эшчәнлегендә бер генә төрле методика була алмый. Бу укытучылар өчен бик кирәкле ярдәмлек. „Шаян Әлифба“ — дидактика фәненең тәрбия теориясе һәм методикасының төп принципларына таянып төзелгән. Проект киң катлам балаларга, яшьләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә дә исәпләгән», — диде Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

«Шаян ТВ» каналында 20 декабрьдән 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтеләчәк. Ул җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә мисаллар ярдәмендә әлифбаны җиңел үзләштерергә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100