news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнвәр Алмаев: Әстерхан өлкәсендә татарлар татар булып язылсын өчен эш алып барабыз

Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әстерхан татарларының милли үзаңы үсүен белдерде.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Әстерхан өлкәсендә татарлар татар булып язылсын өчен аңлату эше алып баруларын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенең Әстерханда җанисәп алдыннан нинди эш алып барулары турындагы сорауга җавап итеп сөйләде.

«Бездә татар һәм нугай яшьләре оешмалары бар, алар белән бергә эшлибез. Нугайлар булса, әлбәттә, алар ногайлар булып язылачаклар. Татарлар, әлбәттә, татар булып язылачаклар. Бу юнәлештә эшлибез. Беренчедән, кешеләргә килергә кирәклеген аңлатабыз», — диде Әнвәр Алмаев.

Аның әйтүенчә, татарларга милләт саны кимемәсен өчен җанисәптә катнашу кирәклеге турында сөйлиләр. «Алар янына киләләр, ә алар моңа җитди игътибар итми. Бу сорауга җитди карасыннар өчен эшлибез», — диде ул.

Кешеләр үзләренең милләте татар икәнлеген аңлыйлармы дигән сорауга Әнвәр Алмаев уңай җавап бирде. «Татарларның үзаңы үсте. Алар үзләренең татар икәнлекләрен аңлыйлар, һәм моның белән горурланалар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100