news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурзадә «Яңа дулкын» фестивале турында: Берәр масштаблы, татарча номер да кирәк булгандыр

Әле күптән түгел Казанда «Яңа дулкын» җыр фестивале тәмамланды. Беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә татар җырчылары катнашмады.Татарстанның атказанган артисты Нурзадә моңа карата үз фикерләрен белдерде.

Нурзадә «Яңа дулкын» фестивале турында: Берәр масштаблы, татарча номер да кирәк булгандыр

«Яңа дулкын»ны электән яратып карап баручыларның берсе мин. Бу – Россия күләмендә генә уздырыла торган фестиваль түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чара. Әлбәттә, Казанда була торып, әлеге фестивальгә бармый кала алмадым.

Ә инде татар җырчылары булмау турында фикерем шул: бәлки, ачылышы көнне булса да, чараның Татарстанда узганлыгына басым ясап, берәр татарча чыгыш кирәк булгандыр. Татарстан ул – Татарстан инде. Мәсәлән, безнең бик лаеклы Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле бар. Бәлки, аларны чакырырга кирәк булгандыр.

Бәйгегә, бәлки, Татарстанлылар да җибәргән булгандыр гаризаларны. Әмма финалистлар ничәмә йөз кеше арасыннан сайлап алына. Быел, мәсәлән, Әрмәнстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Белорусиядән килделәр. Ничәмә ничә кешедән финалга бары 13 кеше сайлап алынды. Әмма фестивальнең ачылыш һәм ябылыш тантанасына берәр масштаблы, татарча номер да кирәк булгандыр, дип саныйм», – ди ул.

Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot