news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла Зиннәтуллин: Намазны татарчага тәрҗемә итеп булмый

Нурулла Зиннәтуллин: Намазны татарчага тәрҗемә итеп булмый
Рамил Гали

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтулин намазны татарчага тәрҗемә итеп булмауны искәртте. Бу хакта ул «Печән базары» фестивалендә узган лекциясендә сөйләгән иде.

«Бүгенге көндә инглиз теле – халыкара тел, ә гарәп теле – бөтен мөселманнарның уртак теле. Шуңа күрә, кая гына барсаң да, намаз гарәп телендә укыла, үз телеңдә укылмый. Бездә намазны татарчага тәрҗемә итик әле, дигән фикерләр булды. Юк, болай эшләргә ярамый, чөнки дин ниндидер милләткә бәйле түгел», - диде Нурулла хәзрәт.

«Телебез дингә каршы килми. Татар халкы динне яхшы белгән. Әгәр татар теле дингә каршы килсә, безнең халык массакүләм гарәп теленә күчәр иде, бер проблемасыз, чөнки безнең халык, Ислам динен кабул иткәч, үзенең бөтен гореф-гадәтләрен ислам диненә күчергән. Безнең гореф-гадәтләребездә дингә каршы килгән бер әйбер дә юк. Халкыбыз үз телендә сөйләшеп калды, ләкин зыялыларыбыз барыбер гарәп телен беләләр иде», - диде имам.

Ул Аллаһы Тәгаләнең халыкны аерым милләтләргә бүлеп яратканын искәртте. «Әйтик, рус ислам динен кабул итсә, үз телендә кала, без аңа мәҗбүриләп татар телен өйрәтә алмыйбыз. Рус милләтендә булган кеше мөселман да була ала», - ди Нурулла хәзрәт. Аның сүзләренчә, иманлы булуы аркасында, татар халкы телен саклап калган.

«Аллаһы Тәгалә әйтә: әгәр билгеле бер халык диндә булмаса, без ул халыкны бетерәбез дә, башка халык белән алмаштырабыз, ди. Аллаһы Тәгаләнең яраткан халкы юк. Аның иң яраткан кешесе – иманлы кеше. Иманлы булса билгеле бер халык, Аллаһы ул халыкны саклый. Имансыз булса, аны бетерә. Иманлы булу сәбәпле, 1552 елдан бирле үзебезнең телебезне, динебезне саклый алдык», - дип ассызыклады Нурулла хәзрәт Зиннәтулин.

«Ничә еллар моның белән көрәштеләр. Ачык, яшерен көрәштеләр, ачыктан ачык чукындыру да булды, әмма сакланып калдык, чөнки татарның иманы көчле иде. Ул үзәктән монда күчәргә риза булды. Казан тирәсендә 40 чакрым авыл салмаска риза булды. Татар халкы җирен ташлап китте, ләкин болар динен саклар өчен», - дип әйтте имам-хатыйб.

Нурулла хәзрәт тел динне аңларга ярдәм иткәнен искәртте. «Әгәр кешегә аның телендә мөрәҗәгать итсәк, дин аңа яхшырак керә. Халык арасында динне аңлатканда, татар телендә аңлатабыз. Ул колагында гына калмый, күңеленә керә. Пәйгамбәребез дә һәр гарәп кавеменә барганда, Коръәнне аларның диалектында укыган», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100