news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Сәнгать ислам диненә каршы килсә, дин аны кабул итми

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Печән базары» ярминкәсендә «ТӘРТИП» радиосы оештырган лекциядә ислам дине белән бәйләп сәнгать турында фикерләрен җиткерде.

Сәнгать татар халкы өчен якын әйбер, ләкин ислам диненә каршы килсә, ул аны кабул итми, дингә туры килсә, ул аны раслый.

Без сәнгатьне бүлеп карарга мәҗбүр. Сәнгатьнең кайберсе дингә туры килә, кайберсе – юк.

Халык элек-электән җырлаган, ләкин хатын-кызлар хатыннар арасында гына җырлаган. Хатын-кызга ирләр янында җырлау хәрам булган. Ирләр җырлаганмы соң? Көтүчеләр җырлаган, ниндидер авыл бәйрәмнәрендә җырлаганнар, ләкин зыялылар арасында җырлап йөрүчеләр билгеле түгел. Ирләргә, гомумән, хас әйбер булмаган ул. Зыялылар арасында матур тавышлыларны я азан әйтергә, яки Коръән-хафиз булырга дип укытканнар. Ә болай алганда, җырларга мөмкин.

Шигырь булганмы? Булган. Бу Казан ханлыгыннан билгеле сәнгать төре. Дингә каршы килми.

Рәсем булмаган татар халкында. Татар халкы хәдисләргә нигезләнеп рәсемнәр ясамаган, шуңа күрә зәркән эшләнмәләрендә, милли бизәкләрдә хайван рәсемнәре юк, чәчәкләр, башка абстракция гына бар. Татар халкы рәсем сәнгатен шамаилдә чагылдырган.

Сыннар ясау, шулай ук, шәригатебездә булмаган. Пәйгамбәребез аны тыя торган булган.

Театр, тулаем карасак, шәригатькә туры килеп бетми. Беренчедән, театр ул – икейөзлелек, икенчедән, ирләр һәм хатыннар бер сәхнәдә уйный. Элек, мәсәлән, Грециядә бөтен рольне ирләр генә уйнаган, әмма хәзер ирләр белән хатыннар сәхнәдә бергә уйный, шуңа күрә, кызганыч, дингә туры килеп бетми. Театр сәнгатендә күп эшләгән кешенең акылы, холкы белән проблемалар башлана. Рольгә кереп, чыгып бетә алмыйлар... Ул холыкка начар тәэсир итә, шуңа күбесе стресска чыдый алмый һәм эчә башлый. Ул катлаулы әйбер, хәзерге заман театрлары шәригатькә туры килеп бетә алмый.

Милли йолалар, шулай ук, динебез белән бәйле. Ашлар үткәрәләр, Сабантуйлар... Бәйрәмнәрдә исереп-эчеп түгел, ә уен, физик яктан үзләрен күрсәтү белән ял иткәннәр. Кайбер риваятьләрдә Сабантуйны сугышка әзерлек өчен дә кулланганнар, дигән сүз бар. Татарларга пычак, балта йөртергә, руска каршы чыкмасын дип, сугышта катнашырга ярамаган бит. Татарлар хәйлә белән, шулай уйнаган булып, сугышка әзерләнгәннәр, көч сынашканнар, ди. Шундый риваять бар. Бу безне ныгыта торган уеннар.

Уеннар берсе дә дингә каршы килми, иллә дә мәгәр кызлар – кызлар, егетләр егетләр белән уйнаса, бергә уйнарга ярамый. Шуңа элек аулак өйләрдә кызлар, егетләр аерым җыелганнар. Аннары, бозыла башлагач кына, бергә җыела башлаганнар, шуннан гөнаһлар килеп чыккан.

Татар халкы ике бәйрәмне билгеләп үткән – ул ике Гает. Башка бәйрәмне белмәгән татар халкы. Совет чорында гына килеп кергән калганнары. Тукай да «бәйрәм киче...» дип, Гает турында яза.

Диннең тәэсирендә булган ул. Дини бәйрәм булса да, милли бәйрәм итеп карый алабыз. Ислам диненә каршы килә торган әйбер булмасын дип бәйрәм иткәннәр. Бүләк бирергә, кунакка йөрешергә ярый, иллә мәгәр хатын-кызлар, ирләр аерым җыелса. Мин инде 18 ел имам булып хезмәт итәм. Әле 18 ел элек мәҗлесләрдә ирләр, хатын-кызлар аерым җыелалар иде. Әйтик, кеше үлеменнән соң өчесенә – ирләр, җидесенә – хатын-кызлар, кырыгына – ирләр, илле беренә хатын-кызлар җыелалар иде. Ә хәзер бергә утыралар. Аерым утыру дөресрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100