Этне ау өчен һәм көтү көтәр өчен асрарга рөхсәт ителә. Калган очракларда эт асрау тыела, хәрәм булып санала. Моның файдасы юк кына түгел, ә зыян булып санала. Бүгенге көндә өйне саклыйм дип эт асрауның нәтиҗәсе юк. Синең йортыңны яхшы ишек, яхшы камера ныграк саклаячак. Эт гаепсез кешеләргә зыян китерергә мөмкин.
Моннан тыш, тагын бер зыяны бар: мәсәлән, күршеләрдә төне буе эт улап чыга. Бу күршегә зыян китерә. Кайбер вакытта кешеләр этен урамга алып чыга да, теләсә кая «кәкәй» иттереп йөриләр. Иң кызыгы, үз өе янында түгел, күршеләр тирәсенә барып. Шәхси йортта яшәүчеләр моны аңлый.
«Нишләп йөрисез монда?» – дип сорау бирәм. «Өегез янына барыгыз, бу – сезнең гаилә әгъзасы, аның «кәкәен» җыештырыгыз, артыннан пакет белән җыеп йөрегез», – дип әйтәм. Кеше шулай җайлы уйлый. «Мин аны алып чыгып, өем яныннан ерактарак эшләтсәм, миңа зыяны булмый», – дип саный. Бу күршеләргә дә зыян китерә торган әйбер әле.
Күп очракта этләрне нәфес өчен алалар: «миңа ошый», «мин телим», «матур». Күп очракта хатын-кызлар ала, аларга кечкенә этләр кирәк. Ә аны карау ир җилкәсенә төшә. Мәсәлән, иртәнге биштә-алтыда эт белән йөргән ирләрне күрергә мөмкин, хатын-кыз чыкмый, йоклый, ә ир-ат этне йөртергә чыгып китә. Бу да юньле күренеш түгел.
Бүгенге көндә мәчегә түгел, никтер этләргә гаиләдә шундый урын бирелә, аны бала урынына саный башлыйлар. Кеше бала үстерәсе урынга, эт асрый башлый. Иң кызыгы – эт алган кешеләр бала булмауны, яки бала теләмәүләрен, психологик яктан, күңелдә шуның белән алыштырмакчы булалар. Шундый чагыштыру да килеп туа бу очракта. Этләрне хатын-кызлар ала дигән идек бит. Хатын-кызның ана инстинкты белән алынган этләрдер дә бәлки. Бала булмауны, баласы күп булмауны шул рәвешле алыштыруыдыр бәлки. Бу феноменны психологик яктан тикшерергә дә кирәктер.
Бала үстерүне эткә алмаштыралар. Үз балалары белән урамга иртән биштә-алтыда кеше бәлки чыкмас та иде. Эт белән чыгарга мөмкин. Эт кешегә көненә ун тапкыр килеп бәйләнсә дә, ул аны матур гына башыннан сыйпарга, яратырга мөмкин, ә баласы килеп бәйләнсә, «бар, йөрмә әле монда, вакытым юк», дип әйтергә мөмкин. Этләр балаларны, якын кешеләрне алыштырырга тиеш түгел, берничек тә, – диде Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.
- Әңгәмәне «Интертат» сайтында тулысынча укый аласыз: Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Этләр балаларны, якын кешеләрне алыштырырга тиеш түгел»