Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Гакыйка корбанын кеше балигъ булганчы чалалар
Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин гакыйка корбанын чалу вакыты турында аңлатты.
«Гакыйка корбаны чалу ул бала биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу, рәхмәт әйтү гамәле буларак тора. Тагын бер мәгънәсе буенча, Аллаһы Тәгалә бер җан биргәч, аңа тагын бер җан иясен корбан китерү, ягъни шуның белән баланы азат итү кебек. Корбан чалгач, ата-ана өстеннән шул бурыч төшә, дигән мәгънә бар», – диде хәзрәт.
Аның сүзләренчә, гакыйка корбаны чалу безнең мәзһәб, ягъни Хәнәфи мәзһәбе буенча, мөбаһ гамәл - рөхсәт ителгән эш санала. Шуңа күрә Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалмасаң да, гөнаһ та, җаваплылык та булмый.
«Гакыйка корбанын бала тугач, җиденче көндә чалалар. Бу көндә балага исем кушыла, гакыйка корбаны чалына, баланың чәчен алалар, малай булса - сөннәтлиләр. Җиденче көнне мөмкинчелек булмаса, ундүртенче көнне дә чалырга ярый. Бу көнне дә чалып булмаса, кешеләр үз җаена карап эшли. Гакыйка корбанын кеше балигъ булганчы чалалар. Инде кеше балигъ, ата-анасы вафат булса, һәм гакыйка корбаны чалынмаганын белсә, кеше аны үзе өчен үзе чала ала», – дип аңлатты хәзрәт.
- Гакыйка корбаны турында Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз