news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла хәзрәт ураза тотмыйча, ифтарларга йөрүче «ифтаритет»лар турында фикерен җиткерде

Нурулла хәзрәт ураза тотмыйча, ифтарларга йөрүче «ифтаритет»лар турында фикерен җиткерде

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ифтарга йөргән мөселманнар арасында таралган «ифтаритет» дигән шаян гыйбарәгә карата фикерен белдерде.

  • «Ифтаритет» дип ураза тотмаса да, ашау максатыннан ифтарларга йөрүчеләрне атыйлар. «Авторитет» сүзеннән бозып ясалган әлеге сүз шаян мәгънәдә кулланыла.

«Әгәр дә шәригатькә каршы килми икән, мин юморга уңай карыйм. Элек тә дин өлкәсендә Хуҗа Насретдин кебек шаян кешеләр булган. Әгәр дә кешегә шулай дип әйтеп, аны оялту максат булса, аның зыяны юк. «Ифтар» - дини термин түгел, ул «ашау» дигәнне аңлата, диде Нурулла хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесенә «Туган авылым» комплексында узган беренче ифтарда.

Нурулла хәзрәт үзенең дә «ифтаритет»лар белән очрашканы булуы турында әйтте.

«Андый «ифтаритетлар» безнең күбрәк олы кешеләр, хатын-кызлар арасында ешрак очрый. Яшьләр аңлы рәвештә йөри», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100