news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, наданнар каршы

«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин катнаша.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, наданнар каршы
Рамил Гали

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, башкалада төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, ә наданнар каршы.

«Диндар булган христианнар мәчеткә каршы түгел. Монда нәкъ менә наданнар каршы. Алар христиан динендә дә, ислам динендә дә түгел. Аларга нәрсәгә дә булса каршы булырга кирәк, дип уйлыйм мин. Нәрсәгә каршы чыгу мөһим түгел», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Аның сүзләренчә, Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы чыгучылар арасында татар кешеләренең булуы сәер. «Каршы чыгучылар арасында татар кешеләре дә бар бит әле. Ул сәерлек тә бар. Моны да мин шул наданлык белән аңлатыр идем. Гыйлем җитмәү белән» — дип сөйләде Нурулла хәзрәт.

Бүген «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышы чыкты. Алып баручы Гадел Әхмәтҗанов Нурулла хәзрәт белән күп хатынлылык, имам-хатыйбларга кытлык, хәмерле мәҗлесләр, никах һәм башкалар турында сөйләште.

Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100