Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурулла хәзрәт: Челтәрле бизнеста алдап сатучыларга гөнаһ була
«Туган авылым» мәчете имамы сүзләренчә, челтәрле бизнеста сатучылар кулланучылар фикерен ишетә белергә тиеш.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин челтәрле бизнеста кешеләрне алдап сатучыларга гөнаһ булуын әйтте.
«Алдап сатучы алдаганын белсә, гөнаһны үз өстенә ала. Кешегә файда китерер өчен түгел, ә акча эшләү өчен икән — дөрес әйбер түгел бу. Әгәр кеше товарның файдасы булмаганын белми сатса, гөнаһ булмый. Монда белгәнме-белмәгәнме, шуннан тора», — диде ул «Интертат»ка биргән интервьюда.
Имам-хатыйб сүзләренчә, сатучыларга кулланучылар фикеренә колак салырга кирәк. «Сатып алучыларның фикерен ишетергә кирәк. Аларга файдасы күбрәк булганмы, зыянымы? Шуңа игътибар итәргә тиешләр», — диде ул.
Элегрәк Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинның челтәрле бизнеста катнашмаска һәм аннан товар алмаска дигән фикерен язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз