news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурулла Гарифның «Татар халкының азатлык сугышы» китабы буенча гавами диспут үткәреләчәк

Ул «Татар халкының тарихи үткәненә заманча аңлатма бирү (интерпретация)» темасын ачуга багышланган «түгәрәк өстәл» кысаларында барачак

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Татар халкының тарихи үткәненә заманча аңлатма бирү (интерпретация)» темасын ачуга багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы кысаларында Нурулла Гарифның 2007 елда Казанда басылып чыккан «Татар халкының азатлык сугышы» китабы буенча гавами диспут үткәреләчәк. 7 октябрьгә билгеләнгән әлеге чара Казан дискуссия клубы эшчәнлеге кысаларында оештырылачак.
 
Казан дәүләт университетының Өзлексез белем бирү институты Евразия һәм халыкара тикшеренүләр үзәге хәбәр иткәнчә, анда Нурулла Гарифка каршы Александр Овчинников (ул тарихчы, КДТУда эшли) чыгачак һәм диспутта тарихчы-белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Шулай ук Урта Идел буе төбәге тарихы, халыкта тарихи хәтер формалашу, тарихчының ирекле фикер йөртүгә хокуклары һәм җаваплылыгы мәсьәләләре дә каралышка тәкъдим ителәчәк.

«Татар халкының азатлык сугышы» китабы мисалында татар халкының тарихи үткәнен фәнни-тәгълимати һәм иҗтимагый-сәяси яктан фикерләп аңлауны максат иткән «түгәрәк өстәл»дә катнашырга теләгәннәр өчен керү ирекле. Ул Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең конференцияләр залында үткәрелә, теркәлү исә 7 октябрьдә сәгать иртәнге 9да башлана.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100