news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурсолтан Назарбаевның энесе 70 яшендә вафат булган

Казахстан Республикасының беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның энесе Болат озакка сузылган авырудан соң 70 яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы ratel.kz порталына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, Болатның йөрәге 09.28 сәгатьтә тибүдән туктаган. 23 минут дәвамында тернәкләндерү чаралары үткәрелсә дә, табиблар эшкуарны коткарып кала алмаган.

Искәртеп узабыз, Болат Назарбаевны Алма-Ата Үзәк клиник хастаханәсенә ноябрь башында китергәннәр. Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары версиясе буенча, моның сәбәбе – икенче тапкыр кабатланган инфаркт.

  • Болат Назарбаев 1953 елда туган. BN Invest холдингын җитәкләгән, ул шулай ук «Саликалы урпак» («Игелекле буын») иҗтимагый фондына нигез салучы да.
news_right_1
news_right_2
news_bot