news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурсолтан Назарбаевка КФУның мактаулы докторы исемен бирәчәкләр

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка К(П)ФУның мактаулы докторы исемен бирәчәкләр. Россия белән күрше ил лидеры бүген Казанга киләчәк. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылый. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте урынбасары Лилия Галимова әйтте.

Университетта тантаналы чарадан соң Казан Кремлендә киңәйтелгән составта очрашу булачак. “Казахлар ягыннан Казахстан Президенты Администрациясе җитәкчесе, Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе һәм республиканың Казандагы Генераль консулы булачак. Безнең яктан – Татарстан Президенты Аппарат җитәкчесе, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле”, - дип аңлатты Галимова.

Ул яклар гамәлдәге проектларны да, шулай ук хезмәттәшлекнең яңа перспективалары буенча да фикер алышачаклар, диде.

2017 ел йомгаклары буенча, Татарстан һәм Казахстан арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 702,9 млн долларны тәшкил иткән. 1,7 тапкыр артуы теркәлгән. 2018 елның I кварталы буенча әлеге күрсәткеч 198 млн долларга җиткән.

Кремльдә киңәйтелгән очрашудан соң Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү турында презентация булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100