news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановка Ислам финанслары буенча глобаль премия тапшырды

GIFA премиясе беренче тапкыр 2011 елда тапшырыла, ул ислам финанслары индустриясендәге төп бүләкләрнең берсе санала.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Казакстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Президентына, төбәк дәрәҗәсендә ислам финанс базарын үстерүгә һәм алга җибәрүгә зур өлеш керткәне өчен, Ислам финанслары буенча глобаль премия (GIFA) тапшырган. Республика башлыгы исеменнән премияне Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев кабул иткән. Бу хакта Tengrinews.kz порталы хәбәр итә.

Бүләк алучылар исемлегендә Казакстанның финанслар министры Бахыт Солтанов, Россия Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина да бар. GIFA премиясенең «Ислам финанслары буенча глобаль лидер» төп номинациясе Джибути Республикасы Президенты Исмаил Омар Геллега бирелгән. Назарбаев аңа бүләкне шәхсән үзе тапшырган. Шулай ук 50дән артык номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән.

GIFA премиясе беренче тапкыр 2011 елда тапшырыла, ул ислам финанслары индустриясендәге төп бүләкләрнең берсе санала. Аны ислам финанслары буенча глобаль хисап бастыручы EdBiz Согрогаtiоn инглиз компаниясе оештырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100