news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурсолтан Назарбаев Астанада Үзәк Азиядә тиңнәре булмаган мәчет төзергә вәгъдә итте

Бүген Астанада яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Астана шәһәрендә яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасында «бу мәчет Үзәк Азиядә иң уникаль мәчет булачак», дип вәгъдә итте. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы язды.

«Биредә матур, уникаль мәчет төзеләчәк, аңа бөтен Үзәк Азиядә тиңнәр булмаячак», - диде Нурсолтан Назарбаев.

Казахстан Президенты яңа мәчет бөтен мөселман җәмәгатьчелеге горурлыгы булыр һәм республика башкаласының тагын бер истәлекле урынына әйләнер, дип ышаныч белдерде.

Нурсолтан Назарбаев яңа мәчет Астанага туристлар җәлеп итү буенча яңа үзәк булырга тиешлеген дә әйтте.

Яңа мәчетнең гомуми мәйданы 57 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Манараларының биеклеге - 130 метр, гөмбәз диаметры 63 метр булачак. Дини комплекста Ислам музее, китапханә, остаханә һәм башка учреждениеләр урнашачак, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100