Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операциядә һәлак булган хәрбине Чирмешәндә соңгы юлга озаттылар

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында яшәгән өч бала әтисе узган елның ноябрь аенда, үзе теләп, контракт буенча махсус хәрби операциягә китә. Нуршат Хожаев 10 көн элек, 4 апрельдә Украинаның Сватово шәһәрендә һәлак булган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Нуршат – ил патриоты, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерен бирде. Эшчән, ярдәмчел иде. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына Ходай сабырлык бирсен. Безгә дә бик авыр. Хәрби операциядә контракт буенча, шулай ук мобилизацияләнеп хезмәт итүче башка якташларыбызга да рәхмәт белдерәбез, саулык, исән-сау кайтуларын телибез», - диде район башлыгы Рамил Айбатов.
Чирмешәндәге Җиңү Паркында өлкән сержант, взвод командиры Нуршат Хожаевны соңгы юлга озату митингында йөзләрчә кеше катнашты.
Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов һәм башкалар да мәрхүмне яхшы яктан искә алды. Нуршатны күпләр оста төзүче буларак та мактап үтте.
Нуршат Хожаевны Түбән Чегодай зиратында җирләделәр. Мәрхүмнең хатыны, өч баласы ятим калды.
Нуршат Нурмөхәммәт улы Хожаев, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз