news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бөек Татария контурлары» китабына вәгъдә иткән акча түләнмәде

Автор беренче том өчен әҗәтле булуы аркасында, икенчесен бастыра алмауга борчыла.

Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бөек Татария контурлары» китабына вәгъдә иткән акча түләнмәде
Нурмөхәммәт Хөсәенов
Рифат Каюмов

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп, иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы Нурмөхәммәт Хөсәенов «Бөек Татария контурлары» китабы өчен вәгъдә ителгән акча Татарстан иганәчеләре тарафыннан түләнмәгәнен әйтте.

«Былтыр иганәчеләр ярдәме белән «Изге Болгар җыены» кунаклары өчен «Бөек Татария контурлары» китабын бастырдык. Аннары Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына тиз арада тагын 200 данә чыгаруымны сорадылар. Акчасын соңрак түләргә вәгъдә иттеләр. Мин, бу иганәчеләргә ышанып, типографиягә 400 мең сум күләмендә әҗәтле булып калдым. Әҗәтнең бер өлешен дусларым каплады. Бүген минем өстә 215 мең сум әҗәт эленеп тора», - диде Нурмөхәммәт Хөсәенов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Китап авторы «иганәчеләрнең» исемен әлегә әйтергә теләмәде. Ул аларны Татарстанда билгеле шәхесләр, дип кенә чикләнде.

Нурмөхәммәт Хөсәенов китапның икенче томын төгәлләп килә. Яңа басма татар-монгол золымы беркайчан булмаганын дәлилләүгә багышланган булачак. Автор беренче том өчен әҗәтле булуы аркасында, икенчесен бастыра алмам дип борчыла.

Нурмөхәммәт Хөсәенов «Бөек Татария контурлары» китабында Бөек Тартария (Татария) дәүләте турында яза. 600 битле басмага бөтен дөньядан тупланып, tatar (татар) сүзе кергән 1325 топоним, 300 термин, үсемлек һәм хайван исемнәре кергән. Шулай ук китапта Бөек Татария дәүләте булганын дәлилләгән 300ләп борынгы карта урын алган. Автор сүзләренчә,Бөек Татария дәүләте чит ил карталарыннан XIX гасырда гына тулысынча юкка чыккан.

«Җир шары «татар» дигән топоним белән тулган. Мисал өчен, Япониядә – 14, Африкада 20 топоним таптык. Самурай кылычлары «Tatara» (татара) корычыннан ясыйлар, ә ул корыч «татара» технологиясе буенча эретелә. Японнар бу турыда яхшы белә, шуңа күрә алар безгә ихтирам белән карый. Япон телендә мөһим талпыну мәгънәсен аңлаткан «татар адымы» дигән сүз дә бар. Бүген чит ил халыклары безнең исем белән һаман нәрсәне дә булса атыйлар. Я ул үсемлек сорты, я корабль була», - диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Автор сүзләренчә, «Бөек Татария контурлары» китабы чыккач, Россия Фәннәр академиясе дә «Бөек Татария белән кызыксына башлаган». «Узган елның декабрендә Казан федераль университетында Россия Фәннәр академиясе «Бөек Татариядән Петр империясенә кадәр» дип аталган семинар үткәрде. Моңарчы Бөек Татария булганын Мәскәү танымый иде бит», - диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

  • Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов 1954 елда Бишбүләк районында туа. 20 елдан артык Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясе директоры булып эшләде. Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда «Башкортостанда татар булу авыр», — дип чыгыш ясап, татар дөньясында танылды. Шуннан соң башланган күпсанлы мәхкәмә эшләреннән 2015 елда эшеннән азат ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100