news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамоваларның уллары рәссам Айдар Хисамов вафат

Татар җәмәгатьчелеге Фәһимә Хисамованы сентябрь аенда соңгы юлга озаткан иде.

Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамоваларның уллары рәссам Айдар Хисамов вафат
архив

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Каты авырудан соң рәссам, скульптор Айдар Хисамов вафат. Бу мәгълүматны аның хатыны, сәнгать белгече Динә Хисамова раслады. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хисамовка 56 яшь иде.

Айдар Хисамов хастаханәдә вафат булган. Ул Казанның Самосыроводагы Мөселман зиратына җирләнәчәк.

Айдар Хисамов күренекле галимнәр Фәһимә һәм Нурмөхәммәт Хисамовларның улы. Айдарның игезәк туганы Нияз Хисамов та рәссам, Германиядә яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot