news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүчегә хаҗга юллама бүләк ителәчәк

«Нурлы Рамазан» бәйгесенә 27 гариза килде

Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесендә 27 объект катнаша. Татарстанның төрле почмакларыннан, шулай ук Башкортстаннан шул санда гариза килде. Гаризалар кабул итү тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Хәзер дин кардәшләребезне 18 мәчет (Казан, Яр Чаллы, Лаеш, Мөслим, Буа, Әлмәт, Кукмара, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Мамадыш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Саба, Әгерҗе, Башкортостан), Казандагы 2 җәмәгать туклануы урыны – «Туган авылым» комплексы һәм «МануФактура» кәһваханәсе, мөселман товарлары һәм автозапчастьлар сатучы 2 кибет (Саба һәм Яшел Үзән) һәм хәтта Алабугадагы «Олимп» спорт мәктәбе, Кукмара районындагы шәхси йорт һәм Казандагы «Мирас» шәхси балалар бакчасы якты итеп бизәлеп каршы ала. Моннан тыш, «Хозур» нәшрият йорты һәм «Зәкят» хәйрия фонды да бизәлде.

«Нурлы Рамазан» бәйгесе республикада изге ай мохитен булдыру һәм иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә чакыру өчен игълан ителде. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Бәйге шартлары буенча биналарга керү юллары һәм тышкы өлешләрнең бизәлеше Ураза бәйрәменә, ягъни 21 апрельгә кадәр сакланырга тиеш. Финалга чыгучылар 16 нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100