news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүче хаҗга юллама ота алачак

«Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүче хаҗга юллама ота алачак
Фото: dumrt.ru

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан ае җитү уңаеннан җәмәгать урыннарын бизәү буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итә. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бу турыда матбугат конференциясендә ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

Бәйгедә иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар катнаша ала. «Гаризаларны өч төркемгә бүлеп кабул итәчәкбез. Беренчесе – дини оешмалар (уку йортлары, мәчетләр, дини китаплар һәм киемнәр сата торган кибетләр), икенчесе – йортлар, өченчесе – физик затлар», – диде Айгөл Биктимерова.

Шулай ук бәйгенең шартлары да аталды. «Йорт, сату оешмасы булсынмы, кафе яисә җәмәгать урыннарында хезмәт күрсәтүче биналар булсынмы, ул тышкы экстерьер булырга тиеш. Бәйгенең максаты – халыкка Рамазан ае җитүен һәм Рамазан ае дәвам итүен сөйләү һәм күрсәтү. Утлар куллану өстенлекле булачак, чөнки ул көндез дә, төнге якта да халыкның игътибарын җәлеп итеп торачак. Икенчедән, монда һичшиксез Рамазан символы, эмблемасы һәм билгеләре булырга тиеш . Тагын бер шарт, 1 марттан алып Рамазан аеның соңгы көненә кадәр әлеге бизәлеш сакланырга тиеш», – ди ул.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров бәйгенең мөһимлеген билгеләде. «Халкыбызның олуг булган гыйбадәт аенда йортларын, урамнарны бизәп куюы, кибетләр, оешмалар бизәлүе, бу – Рамазан шәрифен тагын да нурлы итеп күрсәтүче, киләчәк буынга күркәм тәрбия бирә торган чара», – диде ул.

Бәйге 2024 елның 1 мартыннан 9 апрельгә кадәр 4 этапта үткәрелә:

1 этап (2024 елның 1 мартыннан 10 мартына кадәр) – гаризалар кабул итү (бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру);

2 этап (2024 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр) – сайлап алу (бәйге финалында катнашу өчен иң яхшы 10 эшне сайлап алу);

3 этап (2024 елның 20 мартыннан 30 мартына кадәр) – бәяләү (финалга чыккан 10 эш арасында җиңүчеләрне ачыклау);

4 этап (2024 елның 9 апреле) – йомгаклау (бәйге нәтиҗәләрен чыгару).

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур. Өстәмә мәгълүматны +79270333142 номерына тоташкан WhatsApp яки Telegram мессенджерлары аша белешергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100