news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нурлы Рамазан» бәйгесе җиңүчесенә хаҗга юллама тапшырылды

Татарстан мөфтиятенең Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйге шартлары буенча абсолют җиңүче булып Кукмара районының Туембаш авылыннан Мөэминә Хәбибуллина йорты танылды. Мөэминә Хәбибуллинага бәйгенең төп бүләге – «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама тапшырылды. Финалга чыгучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлеге өйнең тарихы кызыклы: аны, йорт хуҗабикәсе түгел, монда үз йортлары янганнан соң яши торган гаилә бизәгән. Нигъмәтҗановлар гаиләсе, Мөэминә ханымга рәхмәт йөзеннән, үзләренең төп призын – хаҗга юлламаны бизәлгән йорт хуҗабикәсенә бүләк итте.

Бәйге финалына Яшел Үзән районының Норлат авылыннан – Сафиннар гаиләсе, Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтов гаиләсе һәм Саба районының Байлар Сабасы бистәсеннән Тимергалиевлар гаиләсе шәхси йортлары; җәмәгать урыннарыннан Казаннан «Казпринт» компаниясе һәм Сабадан «Империя цветов» кибете; дини оешмалардан Балтач районынның Борбаш Сәрдегәне авылы мәчете, Биектау районының «Бердәмлек» мәчете, Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете, Мөслим районының «Корбангали» мәчете, Яр Чаллы шәһәрендә төзелеп килүче Җәмигъ мәчете чыкты.

Конкурс кысаларында Татарстанның төрле почмакларында 52 урын бизәлде: болар – шәхси йортлар, мәчетләр, кибетләр, кафелар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100